Кыйссаи йосыф характеристика

Dating > Кыйссаи йосыф характеристика

Download links:Кыйссаи йосыф характеристикаКыйссаи йосыф характеристика

Анда хикәятне дә, повестьны да, мәзәк-мәсәлне дә, төрле жанр формаларындагы шигырьләрне дә очратырга мөмкин. » Ишеткәчтен моны, хатун хәйлә корды, Гыйшкы-дәрте элеккедән битәр булды, Качмагае Йосыф дип ул гөман кылды,— Бик нык тотып, җибәрмичә торды имди. «Йусуф пайгамбар пророк » давно стал книжным термином у тюркомусульманских народов. Бирем: Темага кагылышлы теоретик материалларны ятларга, план сораулары буенча сообщение әзерләргә һәм текстны укып анализ ясарга.

Моны күреп, Йосыф аңа сорау бирде: «Ул потыңны нигә каплап куйдың»,—диде, Зөләйха Йосыфка мондый җавап бирде: «Ояламын мин тәңремнән»,— диде имди. Харизмны яулап алган вакытларда ул Өргәнечкә качкан. Алар әйтте: «Син бер ялган төш күргәнсең, Атабыздан яхшыга юраттыргансың, Аңа бездән артык сөекле булгансың, — Бүген шуның җәзасы бу, син бел имди». Дастандагы тынычлык пафосы, сугышсыз, тыныч тормышны данлау дәүләтебезнең бүгенге эчке һәм тышкы сәясәтенә гаять аваздаш яңгырый. Әмма Зөләйханың мәхәббәте көчәя генә бара. Каян таптың аны, и шагыйрем минем?!. Бу җиһанга бер көн Йосыф нәби килде, Атасы — Хакның сөйгәне Иагъкуб иде, Бабасы — диннең табибе Исхак иде, — Ул хак дусты Ибраһимның угълы имди. Суфи язучылар үзләренең әсәрләре белән төркиләр арасында ислам диненең җирләшүен, таралуын һәм ныгуын тәэмин иттеләр, төрки — татарлар арасында җәелгән тасаувыф, нигездә рәсми ислам диненең көчле яклаучысы вазыйфасын башкарды. Чәчмә һәм тезмә әсәрләрнең үзара чиратлашып баруын да әйтеп узарга кирәк. Кол Гали яман кешеләрнең аңлы рәвештә төзәлүенә зур әһәмият бирә: вакыйга саен гафу үтендерә, ә Йосыфка үзенең кимлеген агалары тәүбә итү дәрәҗәсенә җиткәнче әйттерми. Димәк, сюжет сызыгы дәвам итә, мотив ассызыклана, эчтәлек ныгытыла, дигән фикерләрнең кайсы да хактыр.

Рәхәт яшәүне алга куеп, төрле начар гадәтләргә өйрәнәсең һәм гомерең буена алардан котыла алмыйсың. Йөзең нуры кояшның нурын үртәр... Димәк, Аллаһ билгеләгәннәр белән ризалашырга теләмәү — аның үзенә үк каршы чыгу дигән сүз.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре - Суфилыкта үзен тапкан хатын-кыз да, ир-ат та гыйшык утында яначак, дию белән дә шагыйрь ялгышмый.

Әсәрдә бер ыру башында торган Йагъкуб аксакал, аның ике хатыны һәм унике угълы сурәтләнә. Аларның өлкәннәре иңде буй җиткән, өйләнгән булса да, барысы да бергә яшиләр, уртак хуҗалык алып баралар. Ун өлкән угълы көне-төне далада нәселнең көтүен көтә, ягъни тормыш мәшәкатьләрен үз җилкәләрендә тарта. Йагъкубның яраткан хатыны Рәхилә иртә үлеп киткәч яшьли ятим калган Йосыф белән Ибне-Иәмин әтиләре янында тора. Бер көнне Йосыф хикмәтле төш күрә. Әтисе төшне бик зур дәрәҗәгә ирешү галәмәте дип юрый, тик абыйлары моны белә. Күңелләре Йосыфка карата явыз ният белән тулып, алар хәйлә белән Йосыфны ташландык коега салалар. Йосыф, коеда өч көн торганнан соң, юлда тукталган кәрванчылар су алганда, аларның чиләгенә ябышып чыга. Аны кәрван хуҗасы Малик Дәгыйр коллыкка ала. Әсәрдә Йосыфның коега ташланып та исән калуы, аның үзенчә аңлы сәүдәгәр кулына төшүе «илаһи көч» белән аңлатыла. Күп маҗаралар белән кәрван килеп җиткәч, аны фәкать Мисырның вәзире генә сатып ала. Шушында Мәгъриб иле хөкемдары булган Тәймусның бердәнбер сөекле кызы чибәр Зөләйха, әле үсмер кыз чагында ук, Йосыф сурәтен төшендә күреп, аңар гашыйк булганы билгеле була. Зөләйха төшендә күренгән сурәт иясенең Мисыр газизе, ягъни фиргавен-фараон иленең баш хөкемдары дип уйлый, әтисенә хәбәр итә. Шунда ук хат язып, Мисырга илчеләр җибәрелә, алар газизнең Зөләйхагә өйләнергә ризалык белдергән язма хатын алып кире кайталар. Зөләйха күп дөяләргә асыл мал төяп, үзен тәрбияләгән даясен — сөт анасын, башка кол-хезмәтчеләрен алып юлга чыга. Ләкин Зөләйха мондагы хөкемдар аның төшенә кер­гән гүзәл кыяфәтле егет түгеллеген күргәч, Кыйтфирнең сараена керергә, шул рәвешчә язмышка буйсынырга мәҗбүр була. Бер көнне Мисырга Малик Дәгыйр кәрваны килә. Базар мәйданына Йосыфны сатуга куялар. Сарай чарлагыннан аны күрүгә, Зөләйха һушын җуеп җиргә ава — аның төшенә кергән, үзенә гашыйк иткән сурәт иясе шушы кол малай була. Мисыр газизе Кыйтфир, мәгълүм булганча, Йосыфны зур бәһагә сатып алып кайтып, Зөләйхагә аны «безнең улыбыз булсын» дип тапшыра. Моңа Зөләйха бик сөенә, кол малайны үз тәрбиясенә ала. Алты-җиде елдан Йосыф балигълеккә ирешә. Зөләйханең әүвәлге хисләре яңадан уяна, гыйшык уты тагын көчлерәк дөрләп яна. Ләкин Йосыф Зөләйхагә бары ихтирам гына саклый, аның аздыруына бирелми. Төрле чаралар күреп тә теләгенә ирешә алмаган хатын, ачуланып, Йосыфны зинданга ташлата. Йосыф төрмәдә унике ел үткәрә. Бу арада элекке фиргавен һәм аның вәзире Кыйтфир үлеп, тәхеткә яшь мәлик Рәййан утыра. Ул бер гаҗәп төш күрә, Йосыф аңа шушы төшне аңлата. Рәййан Йосыфны зинданнан чыгарта, аны баш вәзир итә. Зөләйха исә һаман Йосыфны онытмый. Бер көнне, алар очрашкач, карт, гарип Зөләйха Йосыфка үзенең кем булуын әйтә. Йосыф аның бу хәленә гаҗәпләнә, хәтта ышанып бетми. Зөләйха үз сүзләренең хаклыгын исбатлар өчен аның камчысын сорап ала, шул рәвешчә, Йосыф Зөләйха хисләренең ихласлыгын, сүзләренең тугърылыгын аңлый. Кодрәтле хөкемдарга тәңредән Зөләйхагә өйләнү хакында әмер килә, һәм Зөләйха илаһи көч ярдәмендә яңадан элекке яшьлегенә, чибәрлегенә кире кайта. Билгеле булганча, ул Кыйтфирнең хатыны да булмаган икән: Кыйтфир янына Зөләйха урынына пәри кызын җибәреп торган, шуңа күрә Зөләйха гыйффәтле хәлдә сакланган икән. Зөләйхадән Ифраһим һәм Мөсалим дигән ике угыл туа. Йосыфның «ашатучы», «азык бирүче» дигән шөһрәтен ишеткән туганнары да икмәк алырга киләләр. Йосыф, үзен белгертмичә, аларны төрле кыен шартларга куеп сыный; аннары, хәйлә корып, үзе белән бер анадан туган Ибне-Йәминне алардан аерып ала. Ул абыйларын гафу итеп, җәзалап үтерү алдыннан бәйләнгән күзләрен чиштерә. Алар Йосыфны танып алалар — унбересе дә аның алдында тез чүгәләр. Йосыфның исәнлеге хакындагы хәбәр Кәнгангә җитә. Улының күлмәген йөзенә сөртүгә, карт Йагъкубның сукырайган күзләре яңадан ачыла. Йагъкуб бөтен ыруы белән Мисырга күчеп килә. «Кырык елдан» соң ул үз иленә кайтып китә һәм шунда вафат була. Зөләйхадән соң Йосыф, шәрекъ хөкемдарлары гадәтенә каршы буларак, икенче кат өйләнми, буйдак килеш балаларын тәрбия кыла. Картайган көннәрендә ул ил белән идарә итү эшләреннән читләштерелә. Мисырда тагын ачлык башлана; мәлик Рәййан, Йосыфның бәрәкәтен кайтару өчен, аның табутын таләп итә. Мөсалим табутны бирергә теләми, ике арада конфликт чыга. Йосыф саркофагы Нил төбенә салынгач, ике якка да муллык-иркенчелек урнаша...

Last updated